Вагазь

. Ий Мухәммәд г-м, китаби көферләргә кыйбла хакында Коръәннән бөтен дәлилләрне китерсәң дә, алар һаман да синең кыйблаңа иярмәсләр, син да аларның кыйбласына иярүче түгелсең. Һәм алар да бер-берсенең кыйблаларына иярүче түгелләр. Ий Мухәммәд г-м, сиңа һәрнәрсә турында ачык дәлилләр килгәннән соң көферләрнең, бидәгатьче мөшрикләрнең теләкләренә иярсәң, алар әйткәнчә эш кылсаң, яки аларның батыл гамәлләрен ислам диненә кертсәң, ул вакытта син залимнәрдән булырсың.
146. Без китап биргән – яһүд һәм насара Мухәммәд г-мне үз балаларын таныган кебек таныйлар. Алардан бер фирка беләләр аның пәйгамбәр икәнлеген, ләкин хакны яшерәләр, Коръәнгә һәм пәйгамбәргә ышанмыйлар.
147. Хаклык Раббыңнан, ягъни Аллаһудан килгән вәхий һәммәсе хак, вәхийгә шикләнүчеләрдән булма!
148. Һәр милләтнең үз кыйбласы бар, һәрберсе үз кыйбласына юнәлер. Ләкин мөшрикләрнең кыйблалары батыл. Әммә мөселманнарның кыйбласы хак кыйбладыр. Сез мөселманнар яхшы эштә ярышыгыз һәм алга чыгыгыз! Кайда гына булсагыз да, Аллаһ барыгызны да хөкем итәр өчен бер урынга җыяр, әлбәттә, Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җитәдер.
149. Сәфәргә кайсы урыннан чыксаң да, намаз укыганда йөзеңне кәгъбаттуллага юнәлдер! Бу эш Раббыңнан хак булган әмердер, Аллаһ сезнең эшләгән эшләрегездән гафил түгел.